-
Яратылыш 19:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
19 Ә кич белән ике фәрештә Сәдүмгә килеп җитте. Ул вакытта Сәдү́м капкасы янында Лут утыра иде. Фәрештәләрне күргәч, ул аларны каршыларга чыкты һәм җиргә кадәр иелеп,+ 2 болай диде: «Әфәнделәрем, хезмәтчегез өенә рәхим итегез. Төнлә миндә кунарсыз, сезнең аякларыгызны юарлар. Ә аннан соң иртән торып юлыгызны дәвам итәрсез». Моңа алар: «Юк, без төнне шәһәр мәйданында үткәрербез»,— диде. 3 Ләкин Лут бик нык кыстаганга, алар аның өенә китте. Лут алар хөрмәтенә мәҗлес оештырды, төче икмәк пешерде, һәм алар ашады.
-