-
Марк 1:2–4Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
2 Ишагыя́ пәйгамбәр болай дип язган: «(Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк.)+ 3 Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“».+ 4 Шул сүзләр буенча, чүлдә Чумдыручы Яхъя вәгазьләп йөри башлады һәм кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде.+
-
-
Лүк 3:3–6Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
3 Шуннан соң Яхъя Үрдү́н тирәсендәге бөтен җирләрне үтеп, кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде.+ 4 Моның турында Ишагыя́ пәйгамбәр китабында болай дип язылган: «Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвә өчен юлны әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез.+ 5 Бөтен чокырлар тутырылсын, бөтен таулар һәм калкулыклар тигезләнсен, бормалы юллар турайтылсын һәм сикәлтәле юллар шомарсын. 6 Барлык кешеләр* Аллаһыдан килгән коткаруны күрер“».+
-