Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Рәхим итегез!
Бу — Йәһвә Шаһитләре төрле телләрдә бастырган басмалар буенча тикшерү үткәрер өчен онлайн-китапханә.
Басмаларны йөкләр өчен, jw.org сайтына керегезче.
  • Бүген

Җомга, 6 февраль

Без инде... балалар булмаячакбыз (Эфес. 4:14).

Җитлекмәгән мәсихче «хәйләкәр кешеләрнең алдау ятьмәләренә эләгергә», шулай ук имеш-мимешләргә һәм мөртәтләргә җиңел генә ышанырга мөмкин. Ул көнләшергә, ызгышлар тудырырга, үпкәләргә я вәсвәсәләргә бирелергә һәвәс (1 Көр. 3:3). Изге Язмаларда рухи үсеш физик үсеш белән чагыштырыла (Эфес. 4:15). Бала күп нәрсәне белми, аңа олыларның җитәкчелеге кирәк. Мисал өчен, әни кеше, юлны кичәргә кирәк булганда, кызын җитәкләп бара. Кызы үсә төшкәч, әнисе аңа юлны үзенә генә кичәргә рөхсәт итә. Әмма як-якка карарга кирәклеген исенә төшерә. Шул кыз, үсеп җиткәч, андый куркынычлардан үзе саклана ала. Шул ук рәвешчә, мәсихчеләр җитлеккәнлеккә ирешкәч, Йәһвәнең фикер йөртүен аңлар өчен, Изге Язмалардагы принциплар нигезендә уйлана һәм аннары белгәннәрен куллана. w24.04 3, абз. 5, 6

Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2026

Шимбә, 7 февраль

И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала? (Зәб. 15:1)

Башта Аллаһының кунаклары арасында рухи затлар гына булган. Әмма соңрак, Йәһвә кешеләрне барлыкка китергәч, аларның да аның чатырында кунаклар булу мөмкинлеге туган. Мәсәлән, Идрис, Нух, Ибраһим һәм Әюп кебек кешеләр, «Аллаһы юлында йөреп», аның кунаклары, ягъни якын дуслары, булган (Ярат. 5:24; 6:9; Әюп 29:4; Ишаг. 41:8). Тарих дәвамында Йәһвә кешеләрне образлы чатырына алга таба да чакырып торган (Йәз. 37:26, 27). Мәсәлән, без моны Йәзәкил пәйгамбәрлегеннән күрәбез. Бу пәйгамбәрлектә Йәһвә үз халкына: «Мин алар белән тынычлык килешүе төзермен»,— дип вәгъдә иткән. Безнең көннәрдә бу пәйгамбәрлек гаҗәеп рәвештә үтәлә: майланган мәсихчеләр җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләр белән бергә «бер көтүне» тәшкил итә һәм Аллаһының образлы чатырында яши (Яхъя 10:16). w24.06 2, абз. 2, 4; 3, абз. 5

Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2026

Якшәмбе, 8 февраль

Аллаһыбызның ярдәме белән кыюландык (1 Тис. 2:2).

Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без Аллаһы Патшалыгы ягында торабыз (Мат. 6:33). Әмма бу явыз дөньяда, Йәһвәнең нормалары буенча яшәр өчен һәм яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, безгә кыюлык кирәк. Сәяси яктан нейтраль булып калыр өчен дә, кыюлык таләп ителә (Яхъя 18:36). Күп кенә кардәшләребез сәяси эшләрдә катнашмаганга һәм хәрби хезмәттән баш тартканга материаль яктан кыенлыклар кичерә, аларны кыйныйлар я хәтта төрмәгә ташлыйлар. Алар чын батырлык күрсәтә. Без Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугры булган кыю хезмәтчеләрнең үрнәкләре турында уйлана алабыз. Патшабыз Гайсә Мәсихне мисал итеп алыйк. Шайтан аңа патшалыклар өстеннән хакимлек тәкъдим иткәндә дә, кешеләр аны патша итеп куярга теләгәндә дә, Гайсә һич икеләнмичә моннан баш тарткан (Мат. 4:8—11; Яхъя 6:14, 15). Шулай ук Гайсә үз көченә беркайчан да таянмаган, ә Йәһвәдән ярдәм сораган. w24.07 3, абз. 4; 4, абз. 7

Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2026
Рәхим итегез!
Бу — Йәһвә Шаһитләре төрле телләрдә бастырган басмалар буенча тикшерү үткәрер өчен онлайн-китапханә.
Басмаларны йөкләр өчен, jw.org сайтына керегезче.
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу