-
Канун 8:7–9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
7 Чөнки Аллаһың Йәһвә сине яхшы җиргә алып бара.+ Ул җир — су ташкыннары* булган җир, үзәнлекләрендә һәм таулы җирләрендә чишмәләр һәм тирән су чыганаклары аккан җир, 8 бодай һәм арпа, йөзем, инҗир һәм анар үскән җир,+ зәйтүн мае һәм бал булган җир.+ 9 Анда икмәк кытлыгы булмас, һичнәрсәгә мохтаҗ булмассың, ул җирләрнең ташларында тимер бар, һәм син аның тауларында бакыр чыгарырсың.
-