-
1 Ишмуил 2:14–16Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 аны казаннарның берәрсенә тыга иде. Чәнечкесенә эләккәнне рухани үзе белән алып китә иде. Алар Шилога килгән һәр исраилле белән шулай эшләде. 15 Өстәвенә, корбан китерүче кеше әле ит маен төтәткәнче,+ руханиның ярдәмчесе килеп, аңа: «Руханига кыздырырга ит бир. Ул кайнаган ит алмас, чи ит кенә алыр»,— дип әйтә иде. 16 Тегесе аңа: «Башта маен төтәтсеннәр,+ аннары җаның ни теләсә, шуны алырсың»,— дигәндә, рухани аңа: «Юк, итне хәзер үк бир, юкса тартып алырмын!» — дия иде.
-