22 Яһүд, Йәһвә күзендә яман булганны кылып,+ үз гөнаһлары белән Аллаһыны ата-бабаларына караганда да ныграк ярсыта иде.+ 23 Яһүд халкы шулай ук үзләре өчен һәр биек калкулыкта һәм һәр җәенке агач астында+ биеклекләр+ төзеде һәм изге таш баганалар белән изге агач баганалар+ куйды.