-
Лүк 6:47–49Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
47 Миңа килеп һәм сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем мондый кешегә охшаш:+ 48 ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аның нигезен кыя өстенә салган кешегә тиң. Су баскач, елга сулары йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул яхшы итеп төзелгән булган.+ 49 Ә инде сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәүче кеше+ нигез кормыйча гына җир өстенә йорт салган кешегә охшаш. Елга сулары йортка килеп бәрелгәч, ул шунда ук авып төшкән һәм тулысынча җимерелгән».
-