-
Рәсүлләр 21:8Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
8 Ә икенче көнне юлга чыктык һәм Кайсариягә килеп, Филипнең өендә тукталдык. Ул сайланган җиде кешенең берсе — яхшы хәбәрне вәгазьләүче иде.
-
-
Рәсүлләр. Аңлатмалар. 21 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яхшы хәбәрне вәгазьләүче: Монда «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителгән эуангелисте́с дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «яхшы хәбәрне игълан итүче». (Мт 4:23 кә аңлатманы кара.) Яхшы хәбәрне игълан итү йөкләмәсе бар мәсихчеләргә бирелгән булган (Мт 24:14; 28:19, 20; Рс 5:42; 8:4; Рм 10:9, 10); шулай да, бу грек төшенчәсе очраган өч шигырьнең контексты күрсәткәнчә, «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дигән сүзтезмә махсус мәгънәдә кулланылырга мөмкин (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5). Мәсәлән, бу грек төшенчәсе яхшы хәбәр әле вәгазьләнмәгән яңа басуларны эшкәртә башлаган кешегә карата кулланылганда, ул шулай ук «миссионер» дип бирелергә мөмкин. Илленче көн бәйрәменнән соң Филип Самария шәһәрендә яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган һәм бик уңышлы булган. Шулай ук бер фәрештә аны Мәсих турындагы яхшы хәбәрне хәбәш түрәсенә вәгазьләргә җибәргән, һәм Филип аны суга чумдырып алган. Аннары рух җитәкчелегенә буйсынып, Филип Ашдод шәһәрендә һәм Кайсариягә кадәр бар шәһәрләрдә вәгазьләгән (Рс 8:5, 12, 14, 26—40). Якынча 20 ел үткәч, Рс 21:8 дә язылган вакыйгалар булганда, Филип һаман да «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип атала.
-