-
«Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
5 Паул шулай ук өлкәннәргә башка җыелышлардан иганәләр китергәне турында әйткән. Һичшиксез, кардәшләрнең юмартлыгы турында ишетү өлкәннәрнең күңелен җылыткан, һәм «алар Аллаһыны данлый башлаганнар» (Рәс. 21:20а). Бүген дә мәсихчеләр афәтләрдән һәм чирләрдән интеккән имандашларына гамәли ярдәм күрсәтә. Шундый ярату сизеп, кардәшләр зур шатлык кичерә һәм иманда ныгый.
«Канунның ашкынучан тарафдарлары» (Рәсүлләр 21:20ә, 21)
6. Өлкәннәр Паулга нинди проблема турында әйткән?
6 Өлкәннәр Паулга Яһүдиядәге җыелышларда бер проблема туганы турында әйткән. Алар болай дигән: «Кардәш, ничә мең яһүднең Гайсә шәкерте булып киткәнен үзең күреп торасың. Алар барысы да Канунның ашкынучан тарафдарлары. Әмма аларга синең хакта таралган имеш-мимешләр барып җитте. Янәсе, син башка халыклар арасында яшәүче яһүдләрне үз балаларын сөннәткә утыртмаска һәм йолаларны тотмаска өндәп, Муса кануныннан баш тартырга өйрәтәсең»a (Рәс. 21:20ә, 21).
7, 8. а) Еврей мәсихчеләренең нинди хаталы карашлары булган? ә) Ни өчен бу мәсихчеләрне мөртәтләр дип атап булмый?
7 Ни өчен шулкадәр күп мәсихчеләр һаман да Муса канунының ашкынучан тарафдарлары булган соң? Бу Канун гамәлдән чыкканнан бирле инде 20 елдан артык вакыт үткән бит! (Көл. 2:14) Б. э. 49 елында Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр башка халык кешеләрен сөннәткә үтырту һәм алардан Муса канунын үтәүләрен таләп итү кирәкми дип җыелышларга хат язган булган. Ләкин бу хатта еврей мәсихчеләре турында бернәрсә дә әйтелмәгән булган (Рәс. 15:23—29). Бәлки, шул сәбәпле еврей мәсихчеләре Муса канунының гамәлдән чыкканын аңлап җитмәгәндер.
8 Әмма еврей мәсихчеләре тугры булмаган дип әйтеп булмый. Муса канунын Йәһвә үзе биргән; Канун белән бәйле йолаларда бернинди дә начарлык булмаган, мәсәлән сихерчелек. Шуңа күрә еврей мәсихчеләренең Канунны тотулары , ялган динне калдырып, кабат аңа кайтуга тиң булмаган. Шулай да ул вакытта инде яңа килешү гамәлгә кергән булган, һәм мәсихчеләрдән иске килешү белән бәйле Канунны үтәү таләп ителмәгән. Канунга ябышкан кардәшләргә Йәһвәнең ачыла барган ихтыярын кабул итәргә һәм аның хәзер мәсихче җыелышны кулланганын танырга кирәк булганb (Ирм. 31:31—34; Лүк 22:20).
-
-
«Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез»Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
-
-
a Иерусалимда мәсихчеләр күп булганга, аларның рухи ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, күп кенә шәхси йортларда очрашулар үткәрелгән булгандыр.
-