Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
Татар телендә басмалар (1993—2026)
Чыгу
Керү
Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Рәхим итегез!
Бу — Йәһвә Шаһитләре төрле телләрдә бастырган басмалар буенча тикшерү үткәрер өчен онлайн-китапханә.
Басмаларны йөкләр өчен, jw.org сайтына керегезче.
Белдерү
Яңа тел: Sakalava
  • Бүген

Якшәмбе, 30 август

Йәһвә боек күңеллеләргә якын (Зәб. 34:18).

Син ярату күрмичә үскән булсаң, Йәһвәнең яратуына беркайчан да шикләнмә. Әгәр синең рухың сынык икән, исеңдә тот: Йәһвә йөрәгеңдә яхшыны күргән һәм шәхсән сине үзенә җәлеп иткән (Яхъя 6:44). Сине кадерләгәнгә, ул сиңа ярдәм итәргә әзер. Гайсәнең үрнәге турында уйланып, без Йәһвәнең хисләрен яхшырак аңлый алабыз. Мәсәлән, Гайсә башкаларның мөнәсәбәте аркасында күңелсезләнгән кешеләргә карата игелекле һәм шәфкатьле булган (Мат. 9:9—12). Чирдән озак вакыт интеккән һәм савыгырга теләгән хатын-кыз Гайсәнең киеменә кагылгач, ул аны орышмаган, ә юаткан һәм иманы өчен мактаган (Марк 5:25—34). Гайсә үз Атасының сыйфатларын камил рәвештә чагылдыра (Яхъя 14:9). Шуңа күрә шикләнмәскә була: Йәһвә сине кадерли һәм яхшы сыйфатларыңны, мәсәлән иманыңны һәм яратуыңны, күрә. w24.10 7, абз. 4, 5

Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2026

Дүшәмбе, 31 август

Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы (Зәб. 56:8).

Давытның күз яшьләре түгәр өчен сәбәпләре аз булмаган. Аның дошманнары күп булган, һәм хәтта якын кешеләре дә аңа хыянәт иткән (1 Иш. 19:10, 11; 2 Иш. 15:10—14, 30). Давыт болай дип язган: «Көрсенүемнән мин алҗып беттем, төне буе ятагымны күз яшьләремә чылатам, яткан урынымны күз яшемә батырам» (Зәб. 6:6). Давытның дошманнары күп булса да, ул Йәһвәнең яратуына шикләнмәгән. Ул болай дип язган: «Йәһвә елаган тавышымны ишетер» (Зәб. 6:8). Бүгенге көндәлек шигырьдә Давыт Йәһвәнең кайгыртуын сурәтли. Образлы тел кулланып, ул Йәһвә аның күз яшьләрен турсыкка җыя һәм китабына язып бара дип әйтә. Никадәр назлы безнең Аллаһыбыз! Йәһвә Давытның авырлыкларын күргән һәм аның җан әрнүен бик яхшы аңлаган. Давыт моңа инанган булган. w24.12 22, абз. 11, 12

Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2026

Сишәмбе, 1 сентябрь

Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп... торыгыз (2 Көр. 13:5).

Җитлеккәнлеккә ирешүдән тыш, без аны саклап калырга да тиеш. Моның өчен үз-үзебезгә чиктән тыш таянудан саклану зарур (1 Көр. 10:12). Безгә, рухи яктан үсәбезме, юкмы икәнен белер өчен, «үз-үзебезне тикшереп» торырга кирәк. Көләсәйлеләргә язган хатында рәсүл Паул кабат җитлеккән булып калуның мөһимлеген ассызыклаган. Паул аларны, җитлеккән мәсихчеләр булсалар да, дөньяның фикер йөртүен үзләштерүдән кисәткән (Көл. 2:6—10). Шул җыелыштагы кардәшләрне яхшы белгән Ипафрас алар «җитлеккән мәсихчеләрчә какшамас торсын өчен» даими дога кылган (Көл. 4:12). Сабак нинди? Паул да, Ипафрас та, җитлеккән булып калыр өчен, тырышлыклар һәм Аллаһы ярдәме кирәклеген аңлаган. Алар көләсәйлеләрнең, авырлыкларга карамастан, җитлеккән мәсихчеләр булып калуын теләгән. w24.04 6, 7, абз. 16, 17

Изге Язмаларны һәр көн тикшерү 2026
Рәхим итегез!
Бу — Йәһвә Шаһитләре төрле телләрдә бастырган басмалар буенча тикшерү үткәрер өчен онлайн-китапханә.
Басмаларны йөкләр өчен, jw.org сайтына керегезче.
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу