Маттай
28 Шимбә көне үткәннән соң, атнаның беренче көнендә, иртән иртүк магдалалы Мәрьям һәм башка Мәрьям каберне карарга дип килделәр.+
2 Күктән Йәһвә* фәрештәсе төшкәнгә күрә, бик каты җир тетрәү булган. Фәрештә кабер янына килеп, ташны читкә алып куйган һәм хәзер шул таш өстендә утыра иде.+ 3 Ул үзе яшенгә охшаш, ә киемнәре кар кебек ак иде.+ 4 Сакчылар куркуларыннан калтырый башлады һәм үз урыннарында катып калды.
5 Шунда фәрештә хатыннарга болай диде: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән Гайсәне эзлисез.+ 6 Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде.+ Килегез, аның яткан урынына карагыз. 7 Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем».+
8 Хатыннар шунда ук төрбәдән чыктылар. Алар бик нык курыккан иде, әмма шул ук вакыт бик шат иделәр һәм аның шәкертләренә сөйләргә дип йөгереп киттеләр.+ 9 Юлда каршыларына Гайсә чыкты һәм: «Иминлек сезгә!» — диде. Алар Гайсә янына килеп, сәҗдә кылдылар* һәм аның аякларын кочакладылар. 10 Шунда Гайсә аларга: «Курыкмагыз! Барыгыз, минем кардәшләремә Гәлилә́ягә барсыннар диегез. Алар мине шунда күрерләр»,— диде.
11 Хатыннар юлга чыктылар. Ул вакыт кайбер сакчылар,+ шәһәргә барып, бар булганны өлкән руханиларга сөйләп бирделәр. 12 Тегеләре исә, өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп көмеш тәңкәләр бирделәр 13 һәм болай диделәр: «„Без йоклаган вакытта аның шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр“+,— дип әйтегез. 14 Ә бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, без аны күндерербез һәм сезне якларбыз». 15 Сакчылар көмеш тәңкәләрне алып, кушканча эш иттеләр. Бу хәбәр яһүдләр арасында хәтта бүген дә киң таралган.
16 Ә 11 шәкерт Гәлилә́ягә,+ Гайсә барырга кушкан тауга китте+ 17 һәм аны күргәч, аның алдында сәҗдә кылды.* Шулай да кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде. 18 Гайсә алар янына килеп, болай диде: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде.+ 19 Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез;+ Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны* суга чумдырыгыз,+ 20 һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез.+ Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше* тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».+