Еврейләргә
5 Һәр баш рухани, кешеләр арасыннан сайланып, кеше файдасына Аллаһыга хезмәт итәр өчен билгеләнә.+ Шулай итеп ул гөнаһлар өчен бүләкләр һәм корбаннар китерә.+ 2 Ул белемсезләрне һәм хата эшләүчеләрне* кызгана белә, чөнки үзенең дә кимчелекләре бар. 3 Шуңа күрә ул, халыкның гөнаһлары өчен корбаннар китергән кебек, үз гөнаһлары өчен дә корбаннар китерергә тиеш.+
4 Кешене бу вазифага кеше үзе түгел, ә Аллаһы, Һарунны билгеләгәндәй, билгеләп куя.+ 5 Мәсих тә баш рухани булып үз-үзен данламаган.+ Аңа: «Син — минем улым, бүген мин сиңа ата булдым»+,— дигән сүзләрне Әйтүче аны данлаган. 6 Тагын бер урында ул болай ди: «Син — Мәликсады́йк шикелле рухани, син мәңге рухани булачаксың».+
7 Җирдә яшәгәндә, Мәсих үзен үлемнән Коткара Алучыга ялварып һәм үтенеп, ачы тавыш белән һәм елый-елый дога кылган.+ Аллаһыдан куркып яшәгәнгә, Ул аны ишеткән. 8 Мәсих угыл булса да, кичергән газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән.+ 9 Бу яктан камиллеккә ирешкәннән соң,+ ул үзенә тыңлаучан булган һәркемнең мәңгегә котылуы өчен җаваплы булып китте,+ 10 чөнки Аллаһы аны Мәликсадыйкка охшаш баш рухани итеп билгеләде.+
11 Аның турында күп сөйләр идек, ләкин аңлатуы бик кыен, чөнки колакларыгыз саңгырауланган. 12 Сез инде өйрәтүчеләр булырга тиеш идегез, әмма сезнең үзегезне Аллаһының изге сүзләренең башлангыч тәгълиматларын кабат өйрәтергә кирәк.+ Сезгә каты азык түгел, ә янә сөт кирәк. 13 Ә сөт белән туклануын дәвам итүче һәркем Аллаһының тәкъва сүзе белән таныш түгел, чөнки ул сабый.+ 14 Каты азык исә җитлеккәннәр өчен. Алар үз төшенүчәнлекләрен,* куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән.