Зәбур
115 Безне түгел, и Йәһвә, безне түгел,*
Үз исемеңне данла,+
Чөнки син тугрылыкка һәм тугры мәхәббәткә бай.+
2 Ник халыкларга:
«Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+
3 Безнең Аллаһыбыз — күкләрдә,
Ул күңеле хуш күргәнне эшли.
5 Авызлары бар, әмма сөйләшә алмый,+
Күзләре бар, күрми,
6 Колаклары бар, әмма ишетми,
Борыннары бар, ис тоймый,
7 Куллары бар, әмма сизми,
Аяклары бар, йөри алмый,+
Тамаклары белән бер аваз да чыгармый.+
12 Йәһвә безне исендә тота, һәм ул безне фатихалаячак,
Ул Исраил йортын фатихалаячак,+
Һарун йортын фатихалаячак.
13 Йәһвә үзен тирән хөрмәт итүчеләргә хәер-фатихасын бирәчәк,
Кечесенә дә, зурысына да.
Йәһне мактагыз!