Зәбур
Давытның мәдхиясе.
138 Сине бөтен йөрәгем белән мактармын.+
Бүтән илаһлар алдында
Сиңа мәдхияләр җырлармын.*
2 Тугры мәхәббәтең һәм тугрылыгың өчен
Изге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын,+
Исемеңне мактармын,+
Чөнки син сүзеңне һәм исемеңне бар нәрсәдән югары куйдың.*
7 Куркыныч җирдән барсам да, син мине исән килеш сакларсың.+
Ярсулы дошманнарыма каршы кулыңны сузасың,
Синең уң кулың мине коткарыр.
8 Йәһвә минем хакка бөтен нәрсәне башкарыр.
И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең мәңгелек.+
Үз кулың белән яратканнарны ташлама.+