10 Сөләйманның гыйбрәтле сүзләре.+
Зирәк угыл — атасының сөенече,+
Ә акылсыз угыл — анасының бәласе.
2 Явызлык юлы белән табылган байлык файда китермәс,
Тәкъвалык исә үлемнән коткара.+
3 Йәһвә тәкъва кешегә ач йөрергә юл куймас,+
Явызларның теләкләрен исә ул кире кагар.
4 Ялкау куллар ярлы итәр,+
Тырыш куллар баетыр.+
5 Җәен ашлык уручы угыл зирәк була,
Ә урак өстендә йоклап ятучы угыл үзен оятка калдыра.+
6 Тәкъва кеше фатихалар ура,+
Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.
7 Тәкъва кешенең исеме фатихаланыр,+
Явыз кешенең исеме исә юкка чыгар.+
8 Зирәк йөрәкле кеше нәсыйхәтне кабул итәр,+
Ахмак телле исә тапталып бетәр.+
9 Сафлык юлыннан йөрүче имин йөрер,+
Ә юлларын кәкре иткән кеше фаш ителер.+
10 Мәкерле ният белән күз кысучы кайгы китерә,+
Ахмак сүз сөйләүче тапталып бетәр.+
11 Тәкъваның теле — тормыш чишмәсе,+
Явызның теле исә аның усал ниятләрен яшерә.+
12 Нәфрәт низаглар тудыра,
Мәхәббәт исә бөтен гөнаһларны каплый.+
13 Үткен акыллы кешенең телендә зирәклек табылыр,+
Ә акылга сай кешенең аркасына чыбык эләгер.+
14 Зирәкләр белемне күңелләрендә саклый,+
Акылсызларның теле исә бәла китерә.+
15 Байның милке — аның өчен ныгытылган шәһәр.
Ә ярлының фәкыйрьлеге — аның өчен һәлакәт.+
16 Тәкъваның эшләре тормышка илтә,
Ә явызның табышы гөнаһка китерә.+
17 Тәрбиягә колак салучы кеше башкаларга тормыш юлын күрсәтә,
Шелтәне санга сукмаучы исә юлдан яздыра.
18 Нәфрәтен яшергән кеше ялган сөйли,+
Кара гайбәт таратучы кеше акылсыз була.
19 Күп сөйләүче гөнаһ кылмый калмас,+
Телен тыючы исә акыллы эш итә.+
20 Тәкъваның теле иң сыйфатлы көмеш сыман,+
Явызның йөрәге исә бернигә дә тормый.
21 Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра,+
Ахмаклар исә акыллары сайлыктан вафат була.+
22 Йәһвәнең фатихасы кешене баета,+
Ул фатихасына кайгы-хәсрәт өстәми.
23 Азгын тәртип акылсызлар өчен уен ул,
Үткен акыллы кешегә исә зирәклек хас.+
24 Явыз нидән курыкса, шул аның башына төшәр,
Ә тәкъва кешеләрнең теләге тормышка ашар.+
25 Давыл үткәч, явыз юк булыр,+
Ә тәкъва кешенең нигезе мәңге торыр.+
26 Теш өчен серкә, күз өчен төтен ничек булса,
Ялкау кеше дә хуҗасы өчен шундый була.
27 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт гомерне озайта,+
Явызларның яшәү еллары исә кыскартылыр.+
28 Тәкъваларның өмете шатлык китерә,+
Ә явызларның өмете өзелер.+
29 Йәһвәнең юлы — саф кеше өчен ныгытма,+
Ә явызлык кылучылар өчен һәлакәт.+
30 Тәкъва кешене егып булмас,+
Явызлар исә җир йөзендә бүтән яшәмәс.+
31 Тәкъваның авызыннан зирәклек чыга,
Ә азгын тел юк ителер.
32 Тәкъваның теле ягымлы сүзләр сөйләр,
Явызларның авызыннан исә бозык сүзләр чыга.