Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb26 Май б. 5—16
  • 18—24 май

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 18—24 май
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
mwb26 Май б. 5—16

18—24 МАЙ

ИШАГЫЯ 62—64

44 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Чүлмәкченең куллары балчыктан савыт ясый.

1. Кайгыртучан һәм мәрхәмәтле Чүлмәкче

(10 мин)

Кайвакыт без үз хаталарыбыз аркасында газап чигәбез. Хәтта андый очракларда да Йәһвә безгә шәфкатьле (Иш 63:9; w24.01 4, абз. 9)

Йәһвә хаталарыбызның нәтиҗәләреннән безне якламаса да, ул безгә ярдәм итә (w23.08 28, 29, абз. 8, 9)

Без аңа үзебезне формалаштырырга юл куйсак, ул бездән кыйммәтле савыт ясаячак (Иш 64:8; w13 15.9. 20, абз. 15—17)

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Иш 62:7. Ишагыя өзлексез дога кылырга кирәклеген ничек күрсәткән? (w22.11 10, абз. 7)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Иш 64:4—12 (th 12 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене нинди тема кызыксындыра икәнен аңларга тырыш. Аның белән яңадан очрашырга сөйләш (lmd 1 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәтү коралларыбыздан берәр видео күрсәт (lmd 9 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 254, «Мин җыелыш белән вәгазьләргә әзерме?» дигән рамка. Өйрәнүчең белән бу рамканы карап чыгыгыз (lmd 12 дәрес, 3 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

115 җыр

7. Афәтләр: һәрвакыт әзер булыгыз

(15 мин). Фикер алышу. Өлкән үткәрә. Филиалдан я өлкәннәр советыннан күрсәтмәләр бирелгән булса, аларны җыелышка җиткер.

Коллаж: Кисәтә торган билгеләр: аларның һәрберсе билгеле бер афәтне күрсәтә. 1. Цунами. 2. Җир тетрәү. 3. Торнадо. 4. Ата торган вулкан. 5. Урман янгыны.

Афәтләр, шул исәптән терактлар һәм тәртипсезлекләр, теләсә кайсы җирдә көтелмәгәндә килеп чыгарга мөмкин (Вг 9:11). Табигать афәтләре сирәк булган урында яшәсәгез дә, һәрвакыт әзер булырга кирәк (Гс 22:3). Төрле афәтләргә ничек әзерләнергә?

  • Җәмәгать урыннарында, аеруча кеше күп булган җирләрдә, сак булыгыз, запас чыгу урыннарына игътибар итегез

  • Табигать афәтенә әзерләнеп, махсус сумкаa җыеп куегыз. Анда кирәкле әйберләр булсын. Шулай ук өйдә запаслар саклагыз. Эвакуация планын әзерләгез. Үзегездә гаиләдәгеләр белән дусларыгызның телефон контактлары булсын (g17.5 4)

«Афәтләр: һәрвакыт әзер булыгыз» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Кардәшләр афәтләргә әзерләнү турында башта нәрсә уйлаган?

  • Алар, әзерләнер өчен, нинди адымнар ясаган?

  • Йәһвә аларның тырышлыкларын ничек фатихалаган?

  • Видеодагы кардәшләр нәрсәгә өйрәнгән?

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Афәтләргә әзерләнүгә карашым Йәһвәне хөрмәт иткәнемне күрсәтәме?»

МАКСАТ: Җәмәгать урыннарында булганда, үзегезгә иң якын запас чыгу юлына игътибар итегез.

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) lfb 86 хикәя, 13 нче кисәккә кереш сүз һәм 87 хикәя

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 151 җыр һәм дога

a «Уяныгыз» № 5 2017, 6 нчы биттәге «Иң кирәкле әйберләр әзерме?» дигән рамканы кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу