Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb26 Май б. 6—7
  • 25—31 май

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 25—31 май
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2026)
mwb26 Май б. 6—7

25—31 МАЙ

ИШАГЫЯ 65, 66

24 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Без рухи оҗмахыбызны яратабыз

(10 мин)

Рухи оҗмахыбызда мул рухи ризык бар (Иш 65:13; w24.04 21, абз. 5)

Рухи оҗмахыбыз безгә кайгыларны кичереп чыгарга, җан тынычлыгын сакларга булыша (Иш 65:14—17; w24.04 22, абз. 9, 10)

Бу дөньяда андый тынычлыкны һәм куркынычсызлык хисен табып булмый (Иш 65:25; w24.04 23, абз. 13)


АҢЛАТМА: Рухи оҗмахта без Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз. Анда без Йәһвә белән һәм кардәшләребез белән якын, тыныч мөнәсәбәтләргә ия.

Коллаж: Рухи оҗмах. 1. Кардәшләр Патшалык Залында шатланып аралаша. 2. Алар бергә Патшалык Залының ишегалдында эшли. 3. Төрмәдә абый-кардәш, яшьрәк абый-кардәш белән аралашып, аны ныгыта. Стенага кардәшләрнең открыткалары һәм хатлары беркетеп куелган. 4. Ир белән хатын авырган апа-кардәш янына хастаханәгә килгән. Хатын апа-кардәшнең кулын тотып тора, ә ирнең кулында җимешләр һәм открыткалар тулы кәрзин.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Иш 66:24. Бу шигырь Гайсәнең Гәһәннә турындагы сүзләрен аңларга ничек булыша? (Марк 9:47, 48; w08 15.6. 27, абз. 4, 5)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Иш 65:17—25 (th 10 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше сөйләшүегездән Йәһвә Шаһите булуыңны аңласын (lmd 5 дәрес, 3 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(2 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешенең бәхәсләшәсе килә (lmd 4 дәрес, 5 пункт).

6. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Хезмәт өчен берәр карточка кулланып, әңгәмә башла (lmd 1 дәрес, 4 пункт).

7. Карашларыңны аңлатып бирү

(3 мин) Сөйләшү. Тема: «Иман иткән кеше берәр дини оешма белән бәйле булырга тиешме?» (ijwbq 90) (th 17 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

80 җыр

8. Фатихаларны кулдан ычкындырма!

(15 мин) Фикер алышу.

Коллаж: «„Яхшы хәбәр хакына“ син нәрсә эшләрсең?» дигән видеодан күренешләр. 1. Томохиро Нисимура абый-кардәш Бәйтелдә типографиядә эшли. 2. Хапинес Мабо апа-кардәш тәрҗемә офисында компьютерында эшли. 3. Райнер һәм Кезия Фернандо филиалда кардәшне сәламли; алар анда төзелеш проектында катнаша. 4. Джордж Телан кардәш башка кардәшләр белән Бәйтелдә хезмәт бүлегендә эшлиләр. 5. Рамона Уэлш апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә.

Син тулы вакытлы хезмәт башларга теләр идеңме? Бәлки, син, бу хезмәттә катнашсаң, тормышта күп кенә күңелле нәрсәләр өчен вакытың калмас дип борчыласыңдыр. Ә бәлки: «Йәһвәнең бар хезмәтчеләре мәңгелек тормыш алачак икән, корбаннарга баруның мәгънәсе бармы соң?» — дип уйлыйсыңдыр. Андый уйларың туа икән, шуны исеңдә тот: Йәһвә үзенә таянган кешеләрне «һичнинди игелектән аермас» (Зб 84:11, 12). Чынлыкта, Йәһвәгә иң яхшысын бирмәсәң, күп фатихаларны күрми калырсың.

Йәһвә инде бүген безне мул итеп фатихалый. «„Яхшы хәбәр хакына“ син нәрсә эшләрсең?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Йәһвә өчен күбрәкне эшләргә тырышкан бу яшьләр нинди фатихалар ура?

Синең тулы вакытлы хезмәт башларга мөмкинлегең булмаса, боекма. Йәһвә үзенә иң яхшысын биргән кешеләрне фатихалый. Шуңа күрә алга таба да аңа иң яхшысын бир. Ул чакта Аллаһы сиңа фатихалар яудырыр (Мл 3:10).

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) lfb 88, 89 хикәяләр

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 55 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2026 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу