-
Маттай 28:20Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
20 һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам».
-
-
Маттай. Аңлатмалар. 28 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
өйрәтегез: Монда «өйрәтү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе үгет-нәсыйхәт бирү, аңлату, ышанычлы дәлилләр китерү һәм инандыруны үз эченә ала. (Мт 3:1; 4:23 кә аңлатмаларны кара.) Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтү — өзлексез процесс. Шәкертләрне аның тәгълиматларына, аның өйрәткәннәрен үтәргә һәм аның үрнәгенә иярергә өйрәтергә кирәк (Ях 13:17; Эф 4:21; 1Пт 2:21).
Истә тотыгыз: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
тәмамланганчы: Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.
дөнья төзелеше: Яки «гасыр». (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
-