Ишагыя
57 Тәкъва кеше юкка чыкты,
Ләкин беркем дә моңа игътибар итми.
2 Ул тынычлык таба.
Тугры юл белән йөргәннәрнең барысы кабердә* ята.
4 Сез кемнән көләсез?
Кемне мыскыллап ыржаясыз, кемгә телегезне күрсәтәсез?
Сез җинаятьчеләр балалары,
Алдакчылар токымы түгелме?+
6 Үзәндәге* шома ташлар сиңа* бик кадерле.+
Әйе, болар — синең өлешең.
Син хәтта аларга да шәраб бүләкләре агызасың һәм бүләкләр китерәсең.+
Мин моңа риза булыйммы?*
8 Ишек һәм ишек яңагы артында син һәйкәл* куйдың.
Син мине ташлап киттең һәм шәрәләндең.
Менеп киң итеп урын җәйдең.
Алар белән килешү төзедең.
Вәкилләреңне еракка җибәреп,
Кабергә* кадәр түбәнсендең.
10 Син көч түгеп, үзеңнең күп юлларыңнан йөрдең,
Әмма: „Бу өметсез!“ — димәдең.
Син яңадан көч җыйдың.
Шуңа күрә бирешмисең.
11 Кемнән куркып котың алынды?
Кемнән куркып алдый башладың?+
Син мине искә төшермәдең.+
Бернәрсәне йөрәгеңә якын алмадың.+
Мин дәшми торып эшләреңә игътибар итмәдем түгелме?+
Шунлыктан син миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдең.
Аларның барысын җил алып китәр,
Бер исүе дә аларны очырыр,
Ләкин миңа сыенган кеше җирне мирас итеп алыр,
Минем изге тавыма ия булыр.+
14 Болай диярләр: „Салыгыз, юл салыгыз! Юл әзерләгез!+
Халкымның юлыннан бар киртәләрне алып ташлагыз“».
«Мин биеклектә һәм изге урында яшим,+
Ләкин басынкыларның рухын күтәрер өчен,
Изелгәннәрнең йөрәген җанландырыр өчен,
Шундыйлар белән дә яшим.+
Чөнки минем аркада кеше рухы,
Үзем булдырган сулый торган затлар көчсезләнер иде.+
17 Аның намуссыз табыш алырга гөнаһлы омтылышына ачуым кабарды,+
Шуңа күрә мин аңа суктым, ярсып аңардан йөземне читкә бордым.
Ләкин ул үз йөрәге теләгән юлдан барып, мөртәт булып калды.+
19 «Мин кеше теленә мактау сүзе салам.
Ерактагы һәм якындагы кешегә дәвамлы тынычлык бирелер+,— ди Йәһвә,—
Мин аны савыктырырмын».
20 «Ә явызлар тынычлана алмаган давыллы диңгез сыман,
Аның сулары суүсемнәр һәм пычрак чыгарып ташлый тора.